Сәрәпәлеләр челтәр үрә
Зәй районы Сәрәпәле авылында алтмыш яшьтән өлкәнрәк унга якын хатын-кыз, 4 айга якын көн саен махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә.
Авыл мәдәният йортындагы маскировка челтәрләре үрү ноктасы быел 1 апрельдә ачылган. Хатын-кызларны челтәр үрергә “Зәй сезнең белән” хәрәкәте волонтерлары өйрәткән. Инде алар тарафыннан өч ай эчендә 25 челтәр үрелгән.
Хатын-кызларга бу эш өчен хәрби егетләр белән аралашып тору аеруча мотивация бирә. Ялларга кайтканда хәрбиләр апалар янына килеп, рәхмәтләрен белдереп китә.
"Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз”, - диләр волонтер хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев