Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Поповкалылар җиде ай эчендә 100 маскировка челтәре үрде

Әлеге кечкенә авылда биш хатын-кыз һәр көн клубка маскировка челтәре үрергә йөри.

Район-шәһәрдә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 33 пунктта маскировка челтәрләре үрәләр. 2024 елның 17 декабрендә поповкалылар да бу мөһим эшкә кушылды. 

Поповка әллә ни зур авыл булмаса да, аның халкы, активистлар гомум эшкә зур өлеш кертә. 

“Авылыбыз хатын-кызлары тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп эштән бушаган арада хәрби егетләргә ярдәм итәргә тырышалар. Ил өчен катлаулы вакытта читтә калмаганнары өчен рәхмәт аларга. Аларның тырышлыгы уртак җиңүне якынайта”, - ди Поповка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Оксана Юнысова.

Маскировка челтәре - хәрби хәрәкәтләр зонасында иң мөһим әйберләрнең берсе. Челтәрләр хәрби техниканы һәм сугышчыларны дислокацияләү урыннарын яшерү өчен билгеләнгән. Зәйлеләр үргән челтәрләр сыйфатлы булуы белән аерылып тора. 

Челтәр үрүчеләрнең барысын да  бер теләк – егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев