Поповкалылар 250 маскировка челтәре үрде
Әлеге кечкенә авылда биш хатын-кыз һәр көн клубка маскировка челтәре үрергә йөри.
Поповка кече авылларда санала. Биредә 82 кеше яши, шулардан 6сы – мәктәп укучысы, икесе балалар бакчасына йөри.
Авыл кечкенә булса да, поповкалылар махсус хәрби операциядәгеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Медикаментлар алыр өчен акча җыялар, эчке киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре өчен банкалар әзерлиләр.
2024 елның 17 декабрендә поповкалылар хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар. Бүгенге көнгә волонтер хатын-кызлар 250 челтәр үрде. Кечкенә генә Поповка авылы өчен бу - зур күрсәткеч. Һәр үрелгән челтәрнең эченә хәрби егетләр өчен күчтәнәчләр төрәләр. Челтәр үрүчеләр арасында улы махсус хәрби операциядә катнашучы Ирина ханым да бар.
“Авылыбыз хатын-кызлары тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп эштән бушаган арада хәрби егетләргә ярдәм итәргә тырышалар. Челтәр үрергә биш кенә хатын-кыз йөрсә дә, бик шомарды алар: бер көнгә ике челтәр үреп бетерәләр. Ил өчен катлаулы вакытта читтә калмаганнары өчен рәхмәт аларга. Аларның тырышлыгы уртак җиңүне якынайта”, - ди Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова.
Челтәр үрүчеләрнең барысын да бер теләк – егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары берләштерә.
фото авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев