Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Пәнәчелеләр: «Ялларны уздыруның иң файдалысы – маскировка челтәрләре үрү”

Югары Пәнәче авыл хатын-кызлары Яңа ел бәйрәмнәре ялларында да бер көн калмый маскировка челтәрләре үрергә йөриләр.

“Без биредә бергә очрашып аралашабыз, вакытны да файдалы үткәрәбез. Хәзерге вакытта иң мөһиме – кул кушырып өйдә утырмау. Уртак җиңү өчен үзеңнән өлеш кертү. Без үргән челтәрләр яу кырындагы егетләребез өчен бик мөһим. Без үргән челтәрләрнең егетләребезнең гомерләрен саклавын телибез”, - ди челтәр үрүчеләр.

Озын ялларда авылга кунакка кайтучылар да бу игелекле эшкә кушыла. Маскировка челтәрләрен дә алар изге догалар укып, бары тик яхшы теләкләрдә генә үрәләр. Челтәр үргәндә бергәләп җырлап та алалар. Яңа ел җырларын да искә төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев