Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Өченче Бөгелдедә яшәүче ике пенсионер хәрбиләргә генератор җибәрде

Өченче Бөгелдедә яшәүче Василий Уразайкин белән Андрей Жвакин якташ хәрбиләргә җибәрү өчен үз акчаларына ике генератор алдылар.

Әлеге абыйлар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүгә зур өлеш кертәләр. Гуманитар ярдәм җыюда даими катнашып киләләр. Генераторның берсен алар махсус хәрби операциядә катнашучы Аксар егете «Кама» га җибәрәләр. Ә икенчесен якташ хәрбиләргә җибәрү өчен алганнар. 

«Җирлегебездә яшәүчеләр бүгенге вазгыятьтә читтә калмый, хәрбиләргә ярдәм итәргә тырыша. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Василий Уразайкин белән Андрей Жвакин игелекле гамәлләр кылып яшиләр. Икәүләшеп Өченче Бөгелдедә зират өен салып куйдылар. Рәхмәт аларга, битараф булмыйча, шулай җирлегебезне, хәрбиләрне кайгыртып яшәүләре өчен», — ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

фотолар авыл җирлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев