Моратовлар гаиләсе Куш-Елганың маскировка челтәре үрүчеләрен тәмле бәлеш белән сыйлады
Оркыя һәм Хәниф Моратовлар хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә дә булышалар.
Оркыя апа Моратова тумышы белән Куш-Елга авылыннан, бүгенге көндә Түбән Биштә яши. Авылдашларын онытмый, хәрвакыт ярдәм итеп яши ул.
Авыл мәдәният йортында авылның изге күңелле апалары иртәдән кичкә кадәр хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Эштән бушаган арада Оркыя апа пешереп килгән тәмле бәлеш, кайнар чәй белән сыйландылар. Тырышып хезмәт куючыларның үзләренә булган хөрмәттән күңелләре булып, рәхмәтләрен әйттеләр.
- Клубыбызның һәр эшендә актив булган Оркыя апа - авылыбызның йөзек кашы, моңлы җырчысы да әле. Тормыш иптәше Хәниф абый белән сугышчы егетләребезгә җибәрү өчен әйберләтә ярдәм итеп торалар. Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын,-ди Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Флүсә Габделхакова.
фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев