Мөмкинлеге чикле авылдашларының хәлен белделәр
Илдә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр атналыгы бара. Шушы ункөнлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикле авылдашларыбыз янына барып хәлләрен белергә ниятләдек.
Аксар авылында яшәүче Айрат Мөхәммәтдинов — шундыйлардан. Әфганстанда хезмәт итеп сәламәтлеге какшап, сукыр кала. Шулай булуга карамастан, Айрат көчле рухлы, батыр егет. Үз сәламәтлеген кайгыртып яши. Спортны ярата. Тренажерда иртән 10 чакрым йөгерә, кичен 10 чакрым йөри икән. Айрат тормышны ярата, илдә булган яңалыкны белә, барлык татар эстрадасы җырчылары тормышы белән кызыксына. Айрат янына мәктәп балалары белән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче бардык. Күңелле итеп сөйләшеп утырып, 2 сәгать вакытның үтеп киткәнен дә сизмәгәнбез. Аксар мәктәбе укучысы Диана Миронова Айратка «Кабак» шигырен сөйләде. Ә Радик Әхмәтшин матур жырларын бүләк итте. Очрашу ахырында Айратка тагын да озын гомер, сәламтлек теләп, флешкада тыңларга жырлар калдырып кайтып киттек.
Гүзәлия Миңнуллина, Аксар мәдәният йорты директоры
фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев