Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күчмә мәчет булдыру карар ителде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, “Каһарман” хәйрия акциясе кысаларында республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күчмә мәчет булдыру карар ителде.

Ул «УАЗ» автомобиле сатып алып, аны мәчет итеп җиһазландыруны күз уңында тота. Бу фронтта булганнар өчен бер урыннан икенче урынга күчкәндә Аллаһ йортын хәрбиләр янәшәсендә итү максатында эшләнә. Акциягә Татарстанның барлык почмакларыннан һәм аннан читтә яшәүче мөселманнар кушылган. Зәй районы мәчетләрендә дә бу изге эшкә ниятләп акча җыю оештырылган. Мәсәлән, бу көннәрдә генә дә “Тынычлык” мәчетенә йөрүчеләр 5 мең сум акчаны шул нияткә багышлаган.

«УАЗ» йөк-пассажир автомобиле сатып алынган инде. Аның идәненә җылыткыч материал һәм ковролин җәеләчәк, кондиционер урнаштырылачак, китаплар өчен киштәләр эленәчәк, шулай ук миһраб куелачак һәм каллиграфик язулар белән бизәләчәк, дип язалар ТР Диния назәрәте сайтында.

фото ТР Диния нәзарәте сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев