Маскировка челтәрләре үрүче Түбән Лоҗы апалары: “Безнең өчен аларның һәркайсы кадерле”
Түбән Лоҗы авылы клубында һәр кич халык кайнаша.
Бирегә яшьләр күңел ачу өчен килә икән дип уйлаучылар ялгышыр, бу вакытта авылның игелекле йөрәкле хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Эшне 2023 елның февралендә башлаганнар. Башта авыл халкыннан материаллар җыеп челтәр үрсәләр, хәзер профессиональ тукымалар белән эш итәләр.
- Түбән Лоҗы зур авыл түгел, әмма авыл халкы хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып бара. Көн саен 7-8 хатын-кыз челтәр үрергә килә. Эшебезнең мөһимлеген аңлыйбыз, егетләребез Ватаныбыз сагында торганда аларга ничек тә ярдәм итәсебез килә, - ди авылда хәрбиләргә ярдәм эшен башлап йөрүче, Түбән Лоҗы клубы директоры Энҗүдә Исламова.
Араларыннан Расилә апа Хәйретдинова башта өендә маскировка челтәрләре үргән, хәзер химера костюмнары тегә башлаган.
Әлеге авылдан, оныкларны да кертеп, өч егет махсус хәрби операциядә катнаша. Түбән Лоҗы оныгы отпускка кайткач, аңа да 25 мең сум акча җыйганнар һәм маскировка челтәрләре биргәннәр. Әле бәлеш пешереп тә сыйлаганнар.
-Кулдан килгәнчә егетләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Кемдер улы өчен, кемдер кияве өчен тырыша. Алар бит безнең балаларыбыз. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле. Исән-сау кайтсыннар иде дип догалар укып үрәбез челтәрне, - ди волонтер апалар.
Һәр көнне челтәр үрергә йөрүче Нәсимә апаның да улы махсус хәрби операциядә катнаша. Аның махсус хәрби операция зонасына китү сәбәбе – ватанпәрвәрлек. Хәрби зонада машина йөртүче булып хезмәт итә. “Пионер” позывноен йөртә. Егет авылдашларына маскировка челтәрләренең һәрвакыт кирәк булуын әйтеп, бу эшне ташламауларын сораган. Түбәнлоҗылылар узган Сабантуйда лотерея билетлары сатып, “Пионер”га “УАЗ” машинасы алу өчен 28 мең сум акча җыйганнар.
-Егетләребез Ватанны, илебезне саклыйлар. Без үргән челтәрләр егетләребезнең гомерен сакласын иде телибез. Аларга яу кырында авыр бит. Ә безгә монда бердәмләшеп эшләве җиңел. Бер көн дә каласы килми. Илләребезгә тынычлык килсен иде дип телибез. Шул көннәрне бик көтәбез. Без укыган догалар барып ирешсен иде, - ди волонтерлар.
Күптән түгел Бигеш авылы волонтерлары янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов булды. Валентин Александрович шәхсән үзе 44 тапкыр хәрби зонадагы якташларыбызга гуманитар конвой итте. Ул волонтерлар янына буш кул белән килмәде. 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Волонтерлар янында Елена Хисаметдинова да бу көнне булып, аларның җиңүгә зур өлеш кертүләрен ассызыклады.
- Безнең челтәрләр үрүчеләр турында Зәй хәрбиләре генә түгел, ә илебездән төрле частьләрдә хезмәт итүчеләр дә белә. Шуңа күрә маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Тукымаларны заказ буенча кайтартабыз. Түбән Лоҗы халкы безгә материаллар алу өчен даими акчалата ярдәм итеп килә. Авыл клубында челтәр дә үрәләр, финанс яктан да булышалар. Ышанычлы тыл алар, бик зур рәхмәт, - диде Елена Хисаметдинова.
Аннан волонтерлар өчен Марс Гуреев ял кичәсе оештырды. Аның гармун моңнарына апалар үзләре дә кушылып җырлады, җилфердәп биеп тә алдылар.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев