Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Куш-Елга балалары махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына хатлар язды

Җәйге каникулда балалар, авыл мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җылы эчтәлекле хатлар язган.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Хәрбиләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә җылытып, батырлыкка өндәүче көч булып тора.  

Бу балаларда патриотик рух, үз илеңне ярату хисләре тәрбияләү өчен дә бик мөһим.

“Балалар язган хатларны без  күңел җылыбызны кушып үргән маскировка челтәрләре эченә төреп җибәрәбез. Без аларны Зәйдәге волонтерларга тапшырачакбыз. Балаларга, мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Имаметдиновага хатлары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Балаларның сәламе, теләкләре хәрбиләрнең күңелләрен бераз гына булса да күтәрер, җиңүгә ышанычларын арттырыр дигән теләктә калабыз”, - ди Куш-Елгада маскировка челтәрләре эшен оештыручы Гүзәл Гыйльфанова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев