Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Күңел җылысын кушып: балалар әниләре белән окоп шәмнәре ясадылар

Язгы җылы көннәр булуга карамастан, безнең сугышчыларга окопларда элеккечә салкын. Сугышчыларга ярдәм итү өчен, «Якты коңгыз» балалар бакчасында, Окоп шәме»акциясе кысаларында шәмнәр ясау буенча мастер - класс узды.

Кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Лилия Михайлова җитәкчелегендә балаларның әти – әниләре уртак эшкә үз өлешләрен кертү өчен бергә җыелдылар.

Педагог блиндажның нәрсә булуы, солдатларның нинди шартларда яшәве, аларга ярдәм итүнең мөһимлеге һәм бу шәмнәрнең салкын һава шартларында безнең сугышчыларга кирәклеге турында сөйләде.

Мастер–класс барышында әти–әниләр окоп шәмнәре ясау буенча инструкцияне бик игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Ә аннары эшне башладылар.

Буш банкаларны җыярга әти–әниләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре ярдәм итте. Бу чарада кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да катнашты. Ясаган шәмнәрнең ничек януын күргәч, балалар бик шатландылар.

Әти–әниләр 35 окоп шәме ясадылар. Ә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары искиткеч матур рәсемнәр ясадылар, бу эшне күңел җылыларын кушып башкардылар.   Окоп шәмнәренең һәрберсенә «Барысы да Җиңү өчен!», «Сугышчыларыбызны җылыт!», «Җиңү белән өйгә кайтыгыз!» дип язылган сүзләр ябыштырдылар. Балалар һәм әти – әниләр җылы шәмнәр белән бергә сугышчыларга йөрәк җылысы да бирелер дип өметләнәләр. Ясалган шәмнәр безнең сугышчыларыбызга җибәреләчәк.

фотолар бакчадан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев