Күмәк, изге эш – күңелләргә дәва
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да, үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең вафат булган әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары рухына дога кыла. Үзенең тормышына нәтиҗә ясый, кылган гамәлләре турында уйлана.
– Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да шулай ук җыештырылган, аның коймалары, чардуганнары буялган булыр- га тиеш. Ә аның савабы әйтеп бетергесез, – ди өлкәннәребез.
Безнең Сармашбаш ,Кәдек авылларында күп еллар инде 1,2 нче май көннәрендә авыл зиратында зур өмә була .Бу олы эшне быел да авылдашыбыз Юныс хәзрәт оештырды.
Авылдашларыбыз бу изге ниятне күтәреп алдылар һәм бергә-бергә өмәләр башланды. Зиратны чистарталар, артык, егылган агачларны кисәләр. Шулай итеп зират кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла. Мәңгелек йорт ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше ,шулай ук шәһәрләрдан бу изге эшкә үз өлешен кертергә авылдашларыбыз бик күп кайта.
Юныс хәзрәт барлык эшләрне контрольдә тота,эш беткәч йомгаклау өлешен дә аңлатып үтә.
- Җәмәгать зират өмәсенең беренче көне тәмам булды. Өмәдә, без барында, 66 кеше катнашты. Бик күп эш эшләнде: 25 төп агач кисеп, өеп куелды, 5 арба чүп җыеп түгелде, зират өстенең күп өлеше тырмаланып чистартылды. Өмәдә катнашкан авылдашларга Алланың рәхмәте яусын, исән -сау яшәргә насыйп булсын Раббым, - ди Юныс хәзрәт.
– Шушы эшне башлап йөргән, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган авылдашыбыз Муртазин Юныс Ибраһимовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы изге эше өчен Аллаһы Тәгалә аңа меңе белән үзенә кире кайтарсын иде, – диләр авылдашлары.
Авылның янәшәсендә зират шаулап утыра. Шушында һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны – ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр.
Мондый чистарган, төзекләндергән зиратларны күрү күңелләргә якты нур өсти. Бу зур башлангыч дәвамлы булсын.
Алсу Гыйниятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев