Керәшен Мәлемендә авылның престол бәйрәме алдыннан агачлар утырттылар
Керәшен Мәлеме авылында Изге Алла Анасы Покрау чиркәве һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл биләмәсен зәңгәр чыршылар, кырым нараты, каштан агачлары бизәячәк.
Агач-куаклар утыртуга авыл кешеләре, читтә яшәүче авылдашлар, Югары Мәлем мәктәбе укучылары, яшьармиячеләре чыкты.
Керәшен Мәлемендә дини тормыш җанлана. Биредә менә инде бишенче ел изге кешеләр ярдәме белән Изге Алла Анасы Покрау чиркәве төзекләндерелә. Авыл чиркәвендә 90 елдан соң бала чумылдыра, кәбен койдыра башладылар.
“Чиркәү бик күп еллар түбәсез торган, шунлыктан җимерек урыннар бик күп иде. Аларны яңадан торгызабыз. Иконостась, колокольняны яңарттык. Бүгенге көнгә чиркәү стеналары тышкы яктан штукатурланып, ак төскә буялды. Чиркәү авылга борылгач та юлдан әллә каян күренеп тора”, - ди чиркәү старостасы Николай Тихонов.

Хәзер чиркәү биләмәсен матур агачлар, куаклар да бизәячәк. Авыл халкыннан җыелган акчага утырту өчен зәңгәр чыршылар, кырым нараты, куакларны Киров питомнигыннан алганнар. Авыл өлкәннәре белән киңәшеп, яшелләндерү буенча белгеч Әдип Габдерәхимовны чакырып, проект төзегәннәр. Чиркәү һәм һәйкәл биләмәсен агачлар утырту өчен чистартып, минитрактор белән чокырлар казып әзерләп куйганнар.
-Чиркәүгә килүчеләрне керү урынында шундый матур агач-куаклар каршы алачак. Бу агачлар кечкенә түгел, 2шәр метрлылары да бар. Алар ныклап үсеп китәр. Яз көне чәчәк аткан спирея куаклары ямь биреп утырыр территориягә. Бик игелекле эш башкарылды бүген Мәлемдә. Агачларны утыртуда өлкәннәр белән балалар да катнашу бик яхшы, - ди Әдип Габделбәрович.

Агач утырту — бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә.
-Әлеге игелекле эштә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Утыртылган агачлар берничә елдан соң яшәүчеләрне үз матурлыклары белән сөендереп торырлар дип ышанасы килә. Агачны утырту гына түгел, ә аны саклап калу да мөһим, - ди Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова.
Александр Тимофеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев