Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Карманлылар кичләрне маскировка челтәрләре үреп, окоп шәмнәре ясап үткәрә

Карман клубына кичләрен хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрергә, ә ир-атлар окоп шәмнәре ясарга җыела.

Карман авыл халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

 -Мобилизация башлангач, һәркем егетләргә ничек тә булышу теләге белән берләште. Безнең авылдан ул вакытта махсус хәрби операциягә китүчеләр дә юк иде әле, әмма мондый вакытта читтә калып булмый. Зәйгә маскировка челтәрләре үрергә эшче куллар кирәк дигән белдерүне укыдым да авыл группасына җибәрдем. Теләгән кеше Зәйгә челтәр үрергә бара ала, дип яздым. Шунда авылдашлар бу эшне үзебездә оештырыйк дип мөрәҗәгать итте. Менә шуннан башланды инде, - ди бу эшне оештыручы Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова.

2023 елның февралендә авыл клубында маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый башлаганнар. Окоп шәмнәре ясауны Нияз Һадиуллин башлап җибәргән. Әлеге игелекле эшләргә араларында ирле-хатынлы йөрүчеләр дә бар.

-Безнең Карманда бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр авылыбызда. Сетка үрергә, шәм ясарга килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Бер битараф читтә калучы да юк, - ди Рамилә Әлтәфовна.

Окоп шәмнәре ясау өчен парафинны эретергә махсус  аппарат ясаганнар ир-атлар. Бүгенге көнгә (12 февраль) 3123 окоп шәме ясап фронтка озатканнар. Шулай ук әлеге авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. “Киямич”, “Макс”, авылның тагын бер оныгына кирәкле әйберләрне җыеп җибәрәләр. Күптән түгел “Киямич” авылдашларына гуманитар ярдәм җыюда булышлык сораган. “Исемлектә булган барлык әйберләрне җыеп, “Киямич”ның машинасын тутырып озаттык”, - диләр. 

12 февральдә Карманның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүчеләре янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова булдылар.  Алар әлеге игелекле эшләр башкаручыларга рәхмәт әйтер өчен килгән иде. Валентин Александрович махсус хәрби операциядә катаншучы якташларыбыз янына 44 мәртәбә гуманитар ярдәм илтә барды. Ул   командирларның волонтерларга хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хаты җибәрүен дә белдерде. Шундый Рәхмәт хаты 29657нче хәрби часть командиры исеменнән карманлыларга да тапшырылды. 

Волонтерларга Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлап та алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев