Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Карманлылар бердәмлек үрнәге күрсәтә

Карман клубына кичләрен хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрергә, ә ир-атлар окоп шәмнәре ясарга җыела.

Карман авыл халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

– Мобилизация башлангач, һәркем егетләргә ничек тә булышу теләге белән берләште. Безнең авылдан ул вакытта махсус хәрби операциягә китүчеләр дә юк иде әле, әмма мондый вакытта читтә калып булмый. Зәйгә маскировка челтәрләре үрергә эшче куллар кирәк дигән белдерүне укыдым да авыл группасына җибәрдем. Теләгән кеше Зәйгә челтәр үрергә бара ала, дип яздым. Шунда авылдашлар бу эшне үзебездә оештырыйк дип мөрәҗәгать итте. Менә шуннан башланды инде, – ди бу эшне оештыручы Рамилә Мөхәсимова.

2023 елның февралендә авыл клубында маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый башлаганнар. Әлеге игелекле эшләргә йөрүчеләр арасында ирле-хатынлылар да бар.

Окоп шәмнәре ясау өчен парафинны эретергә махсус  аппарат ясаганнар ир-атлар. 12 февральгә 3123 окоп шәме ясап фронтка озатканнар. Шулай ук әлеге авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Аларга да кирәкле әйберләрне җыеп җибәрәләр. 

Карманның махсус хәрби операциядә катнашучы егет-ләребезгә ярдәм итүчеләре янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисамет-динова булдылар.  Алар әлеге игелекле эшләр башкаручыларга рәхмәт әйтер өчен килгән иде. Валентин Александрович 29657нче хәрби часть командиры исеменнән  карманлыларга Рәхмәт хаты тапшырды. 

Волонтерларга Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлап та алды.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев