Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра.
Быелгы бәйрәм 1 августта узды. Ул “Кирәк бары тынычлык” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларга ярдәм итүче игелекле йөрәкле затларга багышланды.
Авыл көненә җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм барышында хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнде. Кәрәкәснең өлкән яшьтәге хатын-кызлары беренче көннәрдән үк хәрби зонага маскировка челтәрләре үреп, зур эш башкаралар. Аларга бәйрәмдә “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Сабантуеннан да күбрәк халык җыелды бәйрәмгә”, - ди кәрәкәслеләр.
-Авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да кунаклар кайткан иде. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Рөстәм Асадуллин, Илшат Сафин, ИлГәрәй, Рафис Кәлимуллин, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Алмаз Ишморатов, Илзирә чыгыш ясады, – ди Сәрия ханым Нәбиуллина.
Ә бәйрәм буласы урынны Раяз Гыйләҗев белән Разиф абый Нәбиуллин чабып чистартты.
Мәйданга урна куелды. Бәйрәм барышында җыелган 48 мең сумга якын акча җыелды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен тотылачак.
-Бәйрәмне авыл халкы белән бергә оештырдык. Бердәм булганга без көчле. Әмма ничек кенә булмасын иң зур рәхмәтләрем улым Илсурга, киленем Аннага. Алар авыл көнен уздыруда нык тырышты, музыкаль аппаратураларны көйләү күп көч сорый. Бәйрәмгә каршы кичтән дә, бәйрәмнән соң иртә таңга кадәр дә шунда булдылар. Авыл көнен оештыруда өлеше кергән һәркемгә тирән рәхмәтләремне белдерәм, - ди Сәрия ханым.
Ә кәрәкәслеләр авылдашлары өчен шундый зур бәйрәм ясавы өчен Сәрия ханымга рәхмәтле.
Бәйрәмдә самавырлар кайнады, теләгән һәркем коймаклар, тәм-томнар белән чәй эчте. Халык артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде.
фотолар оештыручылардан
Нет комментариев