Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә булышлык йөзеннән оештырылды
Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра.
Быелгы бәйрәм 2 августта узды. Ул “Түгелмәсен әниләрнең күз яше ” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларга ярдәм итүче игелекле йөрәкле затларга багышланды.
Авыл көненә җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм барышында хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
“Сабантуеннан да күбрәк халык җыелды бәйрәмгә”, - ди кәрәкәслеләр.
-Авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Новороссийск, Башкортстаннан да кунаклар кайткан иде. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Рөстәм Асадуллин, Айдар Рәкыйпов, Артур Салихов, Фәрит Мохтәров, Габидулла Хөрмәтуллин, Равил Галиев, Илсур Нәбиуллин чыгыш ясады, – ди Сәрия ханым Нәбиуллина.
Ә бәйрәм буласы урынны Накыйф Гыйниятуллин - тракторы, Сәрия ханымның тормыш иптәше Разиф абый триммер белән чабып чистартты.

Мәйданга урна куелды. Бәйрәм барышында җыелган 58 мең сум акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үрү, разведчикларга костюмнар тегү өчен материаллар алырга бирелде.
-Бәйрәмне авыл халкы белән бергә оештырдык. Бердәм булганга без көчле. Әмма ничек кенә булмасын иң зур рәхмәтләрем улым Илсурга. Ул авыл көнен уздыруда нык тырышты, музыкаль аппаратураларны көйләү күп көч сорый. Бәйрәмгә каршы кичтән дә, бәйрәмнән соң иртә таңга кадәр дә ул шунда булды, - ди Сәрия ханым.
Ә кәрәкәслеләр авылдашлары өчен шундый зур бәйрәм ясавы өчен Сәрия ханымга рәхмәтле.
Бәйрәмдә самавырлар кайнады, теләгән һәркем коймаклар, тәм-томнар белән чәй эчте. Халык артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде.
фотолар оештыручылардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев