Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Кәрәкәслеләр 350нче маскировка челтәрен үрде

Кәрәкәс авылында махсус хәрби операциядә катаншучы хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар.

Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр, госпитальләргә кирәкле әйберләрне җибәрәләр, хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча эшлиләр.

Кәрәкәснең игелекле йөрәкле хатын-кызлары 2023 елның декабрь аеннан махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. Бер көн калмыйча авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары элекке мәктәп бинасына челтәр үрергә җыелалар. Бүгенге көнгә 350 челтәр үргәннәр. 

“Без үргән яшеренү япмалары хәрбиләребезне сакласын иде дип телибез. Эшләгәндә, догалар да укыйбыз, җырлап та алабыз, дустанә мохиттә эшлибез”, – ди апалар.

Алла боерса, килер ул көн: егетләребез җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтырлар. Без дә, әби-бабаларыбыз кебек, балаларыбызга, оныкларыбызга шушы хәрби операция турында сөйләрбез. Шул вакытта алар да, кайчандыр без әби-бабайларга сорау биргән кебек,  ничек дошманны җиңдегез, дип сорар. Бердәмлек белән, уртак көч белән, дип җавап бирербез.

фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев