Кәрәкәс хатын-кызлары маскировка челтәре үрүләрен дәвам итәләр
Элек-электән ил өстенә сынау килгәндә бөтен халык бердәм күтәрелеп, яше-карты үз өлешен кертеп, җиңүгә ирешкән.
Кәрәкәс авылы халкы да бүген ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашканда, аларга ярдәмгә бердәм төстә кушылды. Иң мөһиме шунда: алар бу гамәлне кемдер кушканга түгел, ә күңел кушканга башкара. Инде менә 2023 елның 5 декабреннән алар бер көн калмый маскировка челтәрләре үрәләр.
Урамда — кыш, ә кайчандыр мәктәптә балалар тавышы яңгыраган кечкенә генә ике бүлмәле өйдә бүген бу игелекле йөрәкле апалар маскировка челтәрләре үрә.. Ничек тә хәрби егетләргә булышасылары, гомерләрен саклап каласылар килә.
Станоклар артына көн саен уртача 11-12 кеше баса. Эшкә килгән кебек көн саен киләләр.
“Безнең монда сугышчан туганлык кебек. Арабызда уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган әниләр дә бар", — ди Тәслимә Вәзәгиева.
Әмма ничек кенә булса да, арада барыбер бер башлап йөрүче кирәк. Гөлнара Нәҗмиева - авылда бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе.
Гөлнара хәрби зонага җибәрү өчен токмачлар да кисә, ашлар өчен яшелчәләр дә киптерә. Авылда хәрбиләргә тепловизор, дронга каршы корал, генератор алып җибәрү өчен акча җыюны да ул оештырган. Хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча кирәкле әйберләрне алуда да күбрәк чыгымны уллары күтәрә. Кәрәкәслеләр дә читтә калмый.
Шулай ук Гөлнараның 88 яшьлек әнисе Рәсимә апа да ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Ул сугыштан соң илне торгызуда күп көч куйган, бригадир булып эшләгән. Сугыш михнәтләренең нәрсә икәнен яхшы аңлый, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип теләп утыра.
-Безнең бабабыз хәрби булган. Харьков янында барган сугышларда ятып калган. Әбиебезнең көн саен илләр тыныч кына булсын, сугышлар чыкмасын, дип кабатлаганын тыңлап үстек без. Сугышның нәрсә икәнен барыбыз да беләбез, - ди Гөлнара ханым.
Ул үзе үстергән кош-кортлардан да егетләргә өлеш чыгара. Каклаган казлар да, чәкчәген дә, печеньелар да җибәрә. Ә хәрби егетләребездән рәхмәт сүзләре ишетү аларга эшкә тагын да дәрт бирә.
-Югыйсә без аларга рәхмәт әйтергә тиеш. Алар безне саклый-яклый, алар аркасында без бүген тыныч тормышта яшибез, - ди ул.
Бу көннәрдә Гөлнара ханым “Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен” медале белән бүләкләнде.
-Әлеге медальне миңа “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова тапшырды. Ул -безнең төп оештыручыбыз, барысы да аның башлангычы белән эшләнә. Аңа район халык берләштергән өчен рәхмәт, - ди Гөлнара.
11 февральдә Кәрәкәс авыл волонтерлары янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов булды.
Валентин Александрович шәхсән үзе 14 тапкыр хәрби зонадагы якташларыбызга гуманитар конвойлар итте. Ул волонтерлар янына буш кул белән килмәде. 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Кәрәкәс авылы волонтерларына Рәхмәт хаты тапшырды.
Волонтерлар янында Елена Хисаметдинова да бу көнне булып, аларның җиңүгә зур өлеш кертүләрен ассызыклады.
Аннан волонтерлар өчен Марс Гуреев ял кичәсе оештырды. Аның гармун моңнарына апалар үзләре дә кушылып җырлады, җилфердәп биеп тә алдылар.
Без Кәрәкстән караңгы төшкәндә генә кайтып киттек. Ә кечкенә өйнең эчендә ут яна иде әле. Волонтерлар 548нче маскировка челтәрен үреп бетерү өчен калдылар.
Алла боерса, килер ул көн: егетләребез җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтырлар. Без дә, әби-бабаларыбыз кебек, балаларыбызга, оныкларыбызга шушы хәрби операция турында сөйләрбез. Шул вакытта алар да, кайчандыр без әби-бабайларга сорау биргән кебек, ничек дошманны җиңдегез, дип сорар. Бердәмлек белән, уртак көч белән, дип җавап бирербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев