Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Каникулларны патриотик рухта: Пәнәче балалары махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына хатлар яза

Каникуллар - ял, уен һәм шатлык вакыты, әмма бу көннәрдә дә балалар бүген алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр турында онытмыйлар.

Хәрби хезмәткәрләр өчен туган яктан хатлар алу аеруча мөһим. Ә яшь буын киләчәге хакына көрәшүче сугышчыларга балалар кулы белән язылган хатлар, открыткалар аеруча кыйммәтле, Балалар хатлары аларны авыр минутларда җылыта, рухи көч бирә.

Югары Пәнәче авылы балалары махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җылы эчтәлекле хатлар язган.  Бу балаларда патриотик рух, үз илеңне ярату хисләре тәрбияләү өчен дә бик мөһим.

Балалар язган хатлар авыл клубында үргән маскировка челтәрләре эченә төреп җибәрелә. 

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев