Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Кадерлеләр ярты елда 80 маскировка челтәре үрде

Беренче челтәр 2024 елның сентябрендә үрелгән.

Маскировка челтәрләренең хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, узган елның сентябрендә кадерлеләр дә челтәр үрергә керештеләр. Шушы вакыт эчендә алар 80 маскировка челтәре үрделәр.

Челтәр үрергә йөрүчеләр арасында өлкән яшьтәге апалар да бар. Араларында иң өлкәне — 77 яшьлек Елизавета апа Цыганова белән 76 яшьлек Роза апа Әхмәтҗанова. 

Маскировка челтәре үрү — бик җентекле эш, аның һәр тасмасы егетләребезне сакласын иде дип изге теләкләр, догалар әйтеп үрелә.

«Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү — намус эше. Безнең уртак бурычыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү", - ди Кадер мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Боярова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев