Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Кадер укучылары яңа уку елыннан янә окоп шәмнәре ясауга кереште

Кадер авылы мәктәбе укучылары 1 сентябрьдән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 50ләп окоп шәме ясаган.

Укучылар окоп шәмнәре ясау үзенчәлекләрен беләләр. Узган уку елында да алар бу эш белән мәшгуль булды. Шәмнәрне алар мәктәп директоры Рәйсә Исламова, технология укытучысы Әлфәт Биккинин җитәкчелегендә ясыйлар. 

Окоп шәмнәре ясау өчен алар кукуруз, яшел борчак, балык консерваларыннан бушаган банкаларны юып киптерә. Калай банкаларның читләрен бөкләп, кулны җәрәхәтләмәслек итеп шомарта. Аннары берәүләр калын кәгазь битләрен тасма итеп кисә, ә икенчеләр шәм өчен филтә ясап, банкаларга урнаштыра. Иң катлаулы өлешен — эретелгән парафин салуда өлкән класс укучылары ярдәм итә. 

Укучылар окоп шәмнәренең безнең сугышчыларга ярдәм итәчәген яхшы аңлый. Мондый шәм 5-7 сәгать чамасы яктылык һәм җылылык биреп яна. Аны сүндереп, яңадан кабызырга мөмкин. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга, су кайнатырга була.

“Балалар кулы белән ясалган шәмнәр, күңел җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез!” – ди мәктәп директоры Рәйсә Сөләйманова.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев