Югарышепкәлеләр 1000 маскировка челтәре үрде
Бу эшкә алар 2023 елның февралендә керешкән иде.
Югары Шепкә мәдәният йортында эш кайный - бер төркем активист хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Иртән – 9дан 11гә кадәр, кичкесе – 6дан 8гә кадәр. Фәрхедоха Яхина, Разия Сөләйманова, Мөнзилә Солтанова, Зөлфирә Минехуҗина, Минсрур Йосыпова, Гөлнара Нуретдинова, Гөлшат Бариева, Вәсимә Шәйгарданова, Асия Абзалетдинова, Гөлназ Шәмсетдинова, Рәзилә Хисамиева, Гөлсәрия Вәлишина, Сәвия Гадершина, Нурия Мингалина, Мәрзия Яхина, Зөлфия Хәбирова, Рәзилә Салаватова бер көн калмый маскировкалау челтәре үрергә йөриләр.
Маскировка челтәрләренә махсус хәрби операция зонасында, чыннан да, ихтыяҗ зур. Моны хәрби егетләр үзләре үк дәлилли. Ялга кайтучы егетләр маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус килеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.
Челтәр үрү өчен ятьмә, тукымаларны “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеменнән Гөлназ Шәмсетдинова алып кайта. Әзер челтәрләрнең эченә хәрби егетләргә күчтәнәчләр, оекбаш-бияләйләр дә салып төрәләр.
Маскировка челтәре үрү - бик җентекле эш, аның һәр тасмасы егетләребезне сакласын иде дип изге теләкләр, догалар әйтеп үрелә.
“Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү – намус эше. Безнең уртак бурычыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү”, – ди Шепкәнең маскировка челтәрләре үрүче апалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев