Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Югары Пәнәченең игелекле күңелле апаларын корбан итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйладылар

Корбан итеннән бәлешне Хөсәеновлар пешергән иде.

Югары Пәнәче авылының олы  хөрмәткә лаек укытучылары – Илдус абый һәм Зәйтүнә апа Хөсәеновлар мәдәният йортында маскировка челтәре үрүче апаларны корбан итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйладылар.

Абыстай Әлфия Гарипова изге дога кылып, матур йоланы башкарды. Һәммәсе илләребез тынычланып, батыр егетләр туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, дип теләде. 

“Изге ният белән пешерелгән ризыклар савап булсын. Зәйтүнә апа һәм Илдус абыйга һәм уллары Илшат, Илнар гаиләләренә бәрәкәтле тигез гомер, саулык, балалар оныклар куанычына сөенеп, барча авылдашларның хөрмәтендә яшәүләрен теләп калабыз. Авылның һәр эшендә актив булган авылдашлар - авылыбызның йөзек кашлары. Мондый изге очрашулар күңелләрне сафлый, киләчәккә өмет уята. Рәхмәт барчасына”, - ди авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

фотолар мәдәният йортыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев