Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Югары Пәнәчедә хәрбиләргә җибәрер өчен үлән чәйләре әзерләделәр

Хәрбиләргә тәмле чәйләр ясау өчен шифалы үләннәрне авыл хатын-кызлары алып килде, ә чәйне балалар төргәкләргә салып ясады.

Югары Пәнәче мәдәният йорты каршында балалар  өчен "Үлән чәйләре - табигать бүләге" дип исемләнгән файдалы һәм кызыклы чара оештырылды. “Алдан ук авылдашларыбызга  шифалы үләннәрне мәдәният йортына китерергә тәкъдим иттек. Гөлфирә апа Гайнетдинова, Регина Туктарова, Минзәлия Әхтәмҗанова, Зәйтүнә апа Хөсәенова хуш исле юкә чәчәкләре, бөтнек, мәтрүшкә, җиләк яфраклары, иван чәй, календула, ромашка чәчәкләре алып  килделәр. Мәдәният йорты хуш исләргә күмелде. Максатыбыз - үзебез әзерләгән үлән чәйләрен махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезгә күчтәнәч итеп җибәрү. Заказ белән чәй пакетлары кайтартып, балалар белән шул пакетларга авылдашлар алып килгән шифалы үләннәрне тутырдык. Мавыктыргыч шөгыль һәр бала күңеленә хуш килде. Һәр үләннең файдасы турында да мәгълүмат бирелде”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Татар халык медицинасы үлән чәйләренең күп төрле сихәтен белә. Алар даруны алмаштырмый, ләкин организм өчен шәп дәва булып тора. Үлән чәйләре сәламәтлеккә файдалы, тәмле, хуш исле һәм арзанга төшә.

Юкка гына әби-бабаларыбыз төрле үләннәр җыеп, алардан эчемлекләр ясамаган: киптерелгән үләннәр кешегә физик һәм психик халәтне яхшыртырга булыша. Бераз тынычлану, ял итеп алу өчен үлән чәе – иң шәп ысул!

Бөтнек  - үлән чәйләре арасында иң популяры. Бөтнекнең яфраклары хуш исле, алар антибактериаль, ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзенчәлекләренә ия. Ләкин бөтнек чәен еш эчү, киресенчә, сәламәтлеккә зарар китерергә мөмкин. Ул кан басымын төшерә. Шулай ук әлеге үлән аппетитны ачканга күрә, фигурасын сакларга теләүчеләргә эчмәскә киңәш ителә.

Сары мәтрүшкә. Бу үләнне, гадәттә, салкын тигәч пешереп эчәләр. Тагын гастриттан, колиттан, сару кайнаудан файдасы бар, диләр. Ләкин көн саен эчәргә кирәкми, чөнки ул аллергия китереп чыгара, артериаль кан басымын күтәрә.

“Балалар ашыга-ашыга нәни куллары белән чәй пакетлары әзерләде. Чәй әзерләүне дәвам итәрбез, тагын бергә җыелырбыз дип өйләргә таралыштык”, - ди Илһамия Рәисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев