Югары Пәнәче балалары маскировка челтәрләре үрә, хатлар яза, үлән чәйләре әзерли
Җәйге ялларда Югары Пәнәче балалары махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына төрле яклап ярдәм итәргә тырыша.
Авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында торучы егетләргә маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә.
Җәйге ялларда бу изге эшкә балалар да кушылды. Каникулларга кайткан балалар әбиләренә ияреп челтәр үрү эшендә актив катнаша.
Рузалия апа Сәлахованың оныклары Ралина һәм Вильдан челтәр үрергә бик теләп йөриләр. Шулай ук яу кырында хезмәттә булучы егетләребезгә дә хат язды алар.
“Хуш исле үлән чәйләрен дә батыр егетләребезгә әзерләүдә үз өлешләрен кертә балалар. Авылдашларыбыз батыр егетләребезгә челтәр эченә төреп җибәрергә кирәкле әйберләр белән ярдәм итеп торалар. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен мендәрләр тегәләр авыл мәдәният йортында. Мендәр сүрүләрен Сәгыйдә апа Хәмитова тегә, синтепоннарны мендәргә Зәйтүнә апа Хөсәенова, Люба апа Шәрифуллина, Минзәлия апа Әхтәмҗанова тутыра. Барысына да чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев