Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Мәлем мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы биш авылдашларына посылкалар әзерләп җибәрделәр.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюның тукталганы юк. Һәркем хәленнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Бу көннәрдә Югары Мәлем мәктәп мәктәбе укучылары, яшьармиячеләре хәрби абыйларына кирәкле әйберләрдән посылкалар тутырды. Укучыларга посылка тутыруда, кирәкле әйберләрне алуда укытучылар коллективы, әти-әниләре, авылдашлары ярдәм итте. Шулай ук укучылар хәрби абыйларына җылы эчтәлекле хатлар да яздылар.

Әлеге мәктәптә хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш башкаралар, окоп шәмнәре дә ясыйлар, гуманитар ярдәм дә җыялар, үлән чәйләре әзерлиләр, ипи киптерәләр. Ялга кайткан хәрбиләр белән даими патриотик очрашулар уза.
“Укучылардан исемле посылкалар Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшүче авылдашларыбызга туган як җылысын, безнең ярдәмне тоярга ярдәм итсен. Аларга сәламәтлек, ныклык, Җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез”, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.
Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев