Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Югары Мәлем мәктәбендә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан матур чара узды

Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2026 ел илебездә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Карар Россия җәмгыятендә милләтара тынычлык һәм дуслык әһәмиятен ассызыклый, илебездә яшәүче халыклар арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.

Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Югары Мәлем мәктәбендә “Дуслык күпере” дип аталган чара узды. 

Чарада укучылар илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятләренең күптөрлелеген чагылдырган шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. 

“Шулай ук авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче милли уеннар  уздырдылар. Бу чарада катнашучыларга Россиядә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Россиянең көче - аның күптөрлелегендә һәм халыклар бердәмлегендә. Мондый чаралар мәктәп җәмәгатьчелегендә төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә”, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев