Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Югары Мәлем мәктәбе укучылары фронтка тагын бер партия окоп шәмнәре ясап озатты

Югары Мәлем авылы мәктәбе укучылары өч ел эчендә 5200ләп окоп шәме ясап, алгы сызыктагы сугышчыларга озатканнар.

Әлеге мәктәп укучылары бу көннәрдә махсус хәрби операция хәрбиләре өчен тагын 133 окоп шәме ясады.

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Разин Абзалов җитәкчелегендә укучылар өч ел инде окоп шәмнәре ясый. Укучыларга бу эштә укытучылар, техник хезмәткәрләр дә ярдәм итә. Шушы вакыт эчендә бүгенге көнгә кадәр 5200ләп окоп шәме ясап, алгы сызыктагы сугышчыларга озатканнар.  

Окоп шәмнәре ярдәмендә хәрбиләр салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы сызыкта, җылына, киемнәрен киптерә һәм кыр шартларында ашарга җылыта ала. 

-Окоп шәмнәре хәрбиләрне җылыта да, яктырта да. Мәктәбебездә окоп шәмнәре ясау эше бер дә тукталып тормый. Укучылар да, мәктәп коллективы да бу эшнең дәвамлы булуына үз өлешен кертә. Әлеге изге эштә катнашкан  укытучыларга, укучыларга һәм техник хезмәткәрләргә, авылдашларга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт, - ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев