Югары Мәлем мәктәбе укучылары 5000 окоп шәме ясады
Биредә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре, үлән чәйләре дә ясыйлар, сухари да киптерәләр.
Югары Мәлем авылы мәктәбендә өч ел инде волонтерлык штабы эшли, биредә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Разин Абзалов җитәкчелегендә укучылар окоп шәмнәре ясый. Укучыларга бу эштә техник хезмәткәрләр дә ярдәм итә. Шушы вакыт эчендә бүгенге көнгә кадәр (13 гыйнварга) 5005 окоп шәме ясап, алгы сызыктагы сугышчыларга озатканнар. Ә мәктәп пешекчеләре хәрбиләргә җибәрер өчен сухари, ипи киптерә. “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары үлән чәйләре ясый.

-Парафин авылдашлардан җыелган акчага алына. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова җыелган акчага безгә парафин алып кайтып бирә, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.

Окоп шәмнәре хәрбиләр өчен бик тә кирәк. Окоп шәмнәре ярдәмендә хәрбиләр салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы сызыкта, җылына, киемнәрен киптерә һәм кыр шартларында ашарга җылыта ала. Мондый шәм 5-7 сәгать чамасы яктылык һәм җылылык биреп яна. Аны сүндереп, яңадан кабызырга мөмкин.
“Без ясаган шәмнәр хәрбиләрне салкын һәм дымлы һава торышыннан саклап, аларны туган якта көтүләрен аңлатып, күңелләрен җылытсын иде дип телибез”, - ди укучылар.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев