Искезәйлеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйды
Игелекле гамәл

Искезәйлеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.

Бу көннәрдә Иске Зәйнең «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина хәрбиләр өчен кирәкле әйберләрне җыю инициативасы белән чыкты. Исемлеккә медикаментлар, озак сакланыла торган продуктлар һәм башка беренчел кирәк-яраклар керде.

Изге эшкә 1нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, Иске Зәйдә яшәүчеләр кушылды.  Уртак көч белән шактый күләмдә дарулар, консервлар, гигиена средстволары һәм башка мөһим товарлар җыелды.

17 майда җыелган гуманитар ярдәм хәрбиләргә җибәрү өчен «Масксети» цехына тапшырылды.


Нет комментариев