Искетәкмәклеләр махсус хәрби операциядәге авылдашларына посылкалар җибәрде
Игелекле гамәл

Искетәкмәклеләр махсус хәрби операциядәге авылдашларына посылкалар җибәрде

Иске Тәкмәк халкы махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына гуманитар ярдәм җыеп, исемле посылкалар тутырды.

Посылкаларда сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләр генә - шәхси гигиена средстволары, дарулар, җылы әйберләр, азык-төлек, реторт-пакетларда әзер ашлар һәм боткалар, һәм, әлбәттә, хатлар урын алды. 

«Сугышчыларга анда, алгы сызыкта безнең алар белән бергә булуыбызны тою мөһим. Хатларда - хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлау сүзләре.  Илебезне һәм яңа төбәкләребезне саклаучы егетләребез безнең аларга сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер икәнебезне тоеп, туган якларга исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез”, - ди китапханәче Валентина Киселева.

Фотолар китапханәдән.


Нет комментариев