Искетәкмәклеләр якташ хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм җыйды
6 февральдә Иске Тәкмәк авылы халкыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен җыелган гуманитар ярдәм Зәй волонтерларына тапшырылды.
Авыл халкыннан җыелган акчага җылы әйберләр, медикаментлар, гигиена чаралары, тәм-томнар сатып алынды. Болар барысы да, шулай ук исемле посылкалар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре волонтерларга китерелде.
«Бер айда 1210 окоп шәме ясадык. Лаеклы ялдагы Валентина апа Столбова хәрбиләр өчен йон оекбашлар бәйләп китерде. Безнең сугышчыларга анда, алгы сызыкта безнең алар белән бергә булуыбызны тою мөһим. Илебезне һәм яңа төбәкләребезне саклаучы егетләребез безнең аларга сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер икәнебезне тоеп, туган якларга исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез», — ди китапханәче Валентина Киселева.
Фотолар клубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев