Иске Зәйнең «МТС» ТИҮ рәисе 52 ел бергә яшәүче Гавриловларга «Зәй офыклары» газетасына язылу бүләк итте
Агымдагы елда Иске Зәй бистәсендә яшәүче Елизавета белән Владимир Гавриловларның бергә гаилә корып яшәүләренә 52 ел тулды.
Бистәнең әлеге үрнәк, тату гаиләсендә бу көннәрдә «МТС» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Татьяна Леонович булды. Ул матур тигез гомер кичерүче парга киләсе яртыеллык өчен «Зәй офыклары» газетасына язылу бүләк итте.
Елизавета Васильевна да, Владимир Иванович та тумышлары белән Кече Баграж авылыннан. Бер-берсен кече яшьтән үк белеп, бер урамда уйнап үсәләр. Владимир Иванович тракторист һөнәрен үзләштерә.
«Без беркайчан да бергә булырбыз дип уйламаган идем. Аның йөргән кызы, минем егетем бар иде. Әмма язмыш безне бергә бәйләде һәм менә биш дистә елдан артык бәхетле тормыш сукмагыннан атлыйбыз», — дип сөйли Елизавета апа.
Шулай итеп, 52 ел элек бер урамда үскән яшьләр гомергә бергә булырга дип гаилә кора һәм бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр. Балачакларында, сугыштан соңгы илне торгызу елларында аларга төрлесен күрергә туры килә, шуңа күрә икесе дә яшьтән үк хезмәтне үз итәләр.
Елизавета апа — төзүче, токарь, ә Владимир Иванович гомер буе тракторчы булып хезмәт куя: башта «Сельхозтехника», аннан «Сельхозхимия» берләшмәсендә эшли. 1986 елда Чернобыль атом-электр станциясендә авария булгач, үз теләге белән һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләргә китә.
«Безне — пассажирлар йөртүче поезд, ә тракторларны товар поезды белән озаттылар. Самолет белән җиргә сиптерәләр, томан тора иде, ә без шул җирләрне сөрдек. 38 ел вакыт үтсә дә, Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗига онытылмый. Бу дошманга каршы көрәш, әмма ул дошман күзгә күренми торган атом иде», — дип искә ала Владимир Иванович.
Чернобыльдән кайткач, «Сельхозхимия» дә эшләвен дәвам итә, аннан торак-коммуналь тармагында тракторчы булып хезмәт куя. Әмма өч ел элек Чернобыльдә алган радиация нурланышы үзен сиздерә: Владимир абый авырый башлый. Бүгенге көндә ул беренче төркем инвалид.
Гавриловлар гаиләсендә өч бала үсә. Уллары Валерий, кызлары Светлана, Валентина бүгенге көндә инде үзләре әби-бабайлар.
«Владимир Ивановичны тормыш иптәше Елизавета апа тәрбияли. Алар -„МТС“ территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган биләмәдә яшәүче үрнәк тату, тырыш гаиләләрнең берсе. Балалары кайтып, әти-әниләренә йорт эшләрендә булышып торалар», — ди Татьяна Леонович.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Татьяна Ивановна Гавриловлар гаиләсен 2025 елның беренче яртыеллыгы өчен «Зәй офыклары» газетасына яздырып, игелекле гамәл кылды.
«Кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге кешеләр барлык яңалыкларны газета аша белә, чөнки барысы да интернеттан файдалана белми. Алар мондый бүләккә бик шатландылар», — ди Татьяна Леонович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев