Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Иске Зәйдән хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегүче Ирина «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде

Иске Зәйдә яшәүче Ирина Позднякова улы мобилизацияләнгән көннән үк тегү машинасы артына утыра.

Бүгенге көнгә ул хәрби зонага, госпитальләргә 5000 эчке кием һәм яраланган солдатлар өчен җайлаштырылган 570 шорты, 800 пижама,  хәтта тепловизордан саклаучы махсус "күренмәс" костюм тегеп җибәргән. 

Агымдагы ел аны ныклыкка да сынаган. Улы ике мәртәбә яраланган, иренә инфаркт булган.  Ләкин Ирина сынмыйча-сыгылмыйча, хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә.    Хәрби егетләребезнең һәрберсен аналарча кайгырта ул. 

“Мин әлеге эшкә алынырга улымның язмышы өчен борчылу этәрде. Күптән түгел улым, әни, син мин киткәндә фронтка ярдәм итә башлаган идең, өч ел узды, әле бу эшеңне һаман да ташламыйсың, дип рәхмәтен дә белдерде.  Минем өчен фронттагылар арасында аерма юк. Алар барысы да кемнеңдер уллары. Аларга барысына да безнең ярдәмебез, терәк булуыбызны тою мөһим”, - ди ул.

Быел Ирина Поздняковага фидакарь хезмәте «Фронтка ярдәм өчен» медале тапшырылган. Әмма аның өчен иң зур шатлык – солдатларның рәхмәте һәм улының, яраланса да, исән-сау булуы.

Сугышчылар бик еш маскировка челтәрләре, тиз әзерләнүче ашлар өчен рәхмәт белдерәләр. Ә менә эчке киемнәр – трусиклар өчен бик сирәк килә мондый рәхмәт сүзләре. Шуңа күрә бер очрак Иринаның күңеленә мәңгегә кереп калган.

“Бервакыт бер егет миңа эчке киемнәр өчен рәхмәт белдергән видео җибәрде. Ул - миңа беренче булып рәхмәт әйткән кеше, хәтта күзләремә яшь килде, әле без бу хәрби белән озак вакытлар языштык та. Аннан шулай бер сөйләшкәндә мин аның якыннары арасында әбисеннән башка беркем дә булмавын белдем”, - дип сөйли Ирина. 

Бу сугышчының исеме - Иван, позывное - «Скат», Калуга өлкәсеннән танкист. Ирина  Яңа ел алдыннан аңа посылка җибәргән. Ләкин элемтә сигез ай элек өзелгән. Ул аның өчен бик борчыла, егетнең исән булуына һәм бүләген алган булуына өметләнә.

Ирина Позднякованың тарихы – гаҗәеп ныклык, армиягә көч биргән ана мәхәббәте. Ул дан-шөһрәтләр казанырга омтылмый. Аның өчен «Фронтка ярдәм» медале – үзе кебек җиңүгә ышанган һәм аның өчен кулыннан килгәнне эшләгән һәркем өчен уртак бүләк.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев