Иске Тәкмәк халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды
Искетәкмәклеләр янә «Махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм» акциясе уздырды.
Авыл халкы хәрбиләргә акчалата ярдәм итеп, бу средстволарга азык-төлек, гигиена әйберләре, беренчел кирәк-яраклар сатып алынды. Шулай ук балалар хәрби абыйларына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп хатлар язды.
«Боларның барысын да без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен исемле посылкаларга тутырдык. Безнең кечкенә генә ярдәмебез хәрбиләргә авыр вакытларда аларны туган якларда көтүләрен, терәк булуыбызны аңларга ярдәм итсен», — ди Иске Тәкмәк китапханәчесе Валентина Киселева.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев