Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

«Йөрәк кушуы буенча» акциясе дәвам итә

Туган як тарихын өйрәнү музее «Йөрәк кушуы буенча» акциясен башлап җибәрде.

Акция кысаларында музей хезмәткәрләре игелекле йөрәкле һәм авыр вакытларда мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы якташларыбыз турында сөйләргә тели. 

Махсус хәрби операция башлангач, бик күпләр хәрбиләргә ярдәм итү буенча берләште, активистлар барлыкка килде. Бөек Ватан сугышы елларында да тылның фронтка актив ярдәм итүе, кырларда һәм заводларда удар хезмәт белән уртак Җиңү яуланган.

“Районыбызда игелекле һәм ярдәмчел йөрәкле кешеләр күп. Аларның берсе – Наталья Березина. Наталья Викторовна «Закамье – Помощь госпиталям» волонтерлар төркемен җитәкли.  Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Азнакайның игелекле кешеләре булышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәм  Луганск-тагы төп үзәккә җыела. Махсус хәрби операция зонасына Зәйдән ай саен гуманитар ярдәм төялгән фура китә. Гуманитар ярдәмнең бер өлеше госпитальләрдә дәваланучылар өчен җыела: болар – инвалид коляскалары, памперслар, пижамалар, култык таяклары, карават яны өстәлләре һәм башкалар. Икенче яртысы – алгы сызыктагы сугышчылар өчен кирәкле әйберләр”, – ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

«Закамье – Помощь госпиталям»  волонтерлар төркеменең төп склады Зәй стадионында урнашкан. Әлеге гуманитар ярдәм җыю цехларында көн саен волонтерлар азык-төлек җыелмалары, медицина средстволары, алмаш киемнәр, башкаларны капларга тутырып, хәрби зонага җибәрергә әзерли. Луганскидагы төп складтан гуманитар ярдәм госпитальләргә һәм сугышчылар позицияләренә таратыла. 

Наталья Викторовна армый-талмый барлык волонтерлык оешмалары белән элемтәдә тора, аларны координацияләп, Җиңүне якынайтуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев