Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Имәнлебашта маскировка челтәрләре үрүчеләрне хөрмәтләделәр

Имәнлебаш авылы мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче авылдашлар өчен матур кичә оештырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева авыл халкының бердәмлеген һәм ярдәмчеллеген ассызыклап,  фронт өчен бик тә кирәк булган маскировка челтәрләре үрүчеләргә  җылы сүзләр җиткерде.

 "Авылда хәрбиләргә ярдәм итүгә кушылмаган кеше калмагандыр. Рәхмәт сезгә битараф булмаганыгыз өчен", - диде ул. 

 Челтәр үрергә йөри алмаучы имәнлебашлылар башкача ярдәм итә, егетләр өчен күчтәнәчләр китерә, матди ярдәм күрсәтәләр. Имәнлебаш  халкы бик актив бу яктан.

"Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Читтә битараф калучылар юк. Илебез көтмәгәндә килгән авыр сынау чорын үтә. Меңләгән солдатыбыз махсус хәрби операциядә катна ша. Бигрәк тә аларның туганнарына җиңел түгел. Аларның күңелен мең төрле хис-тойгылар, уйлар биләп алган... Илебезне яклап, батырлык өлгеләре күрсәткән солдатларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип, кояш баеганда да, таң атканда да гел шушы теләкне телибез. Егетләргә ярдәм итүне дәвам итәбез, аларны ташламыйбыз. Рәхмәт сезгә, Имәнлебашның уңган ханымнары", - ди Диләрә апа Сафиуллина.

Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.

Киң күңелле авыл халкы бу эшләрне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның туган илләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп башкара. Бу гамәл, һичшиксез, яу кырында йөрүчеләр өчен зур ярдәм. Кешеләрнең бер-берсенә булган кайгыртучанлыгы һәм ярдәмчел рухы авыр сынауларны җиңәр өчен көч бирә.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев