Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Ярдәмләшү күңел халәтенә бәйле

Әйләнә-тирәбездәге социаль ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы булып, алар хәленә керә белү һәркемнең күңел халәтенә бәйле.

Шәһәрдәшебез, адкокат һөнәре буенча күпләргә юридик хезмәт күрсәтүче Рамил Хәлил улы Миңнетдиновка мондый киң күңеллелек аеруча хас. Чөнки язмыш аның кадерле кешесен саулыгын чикләп сынаган.

«Әтием Хәлил озак еллар дәвамында инвалид калып якыннары тәрбиясенә мохтаҗ булып яшәде. Аның сызланулары, шулай булугада карамастан нәрсә белән булса да шөгыльләнергә омтылып, үзен мавыктырган гамәлләр белән юанырга тырышуы, инде хәзер кадерлебез арабыздан китеп барган булса да күз алдымнан китми. Үз йөрәгем аша кичергәнгә күрә физик мөмкинлеге чиклеләргә, социаль яктан яклауга мохтаҗларга ярдәм итеп яшәргә тырышам, моны үземә тормыш девизым итеп алдым», — ди Рамил Хәлилович.

Мәрхәмәтле гамәлләргә игътибарлылыгы нәтиҗәсендә, ул шәһәребездә инвалидлар өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшчәнлеген дә алып бара. Илебездә әлеге игелекле гамәл хөкүмәт тарафыннан хупланган, ә Рамил Миңнетдинов аны авырыксынмыйча, һәр мөрәҗәгать итүчегә чын күңелдән югары квалификацияле юридик аңлатма бирү, кирәк очракта аларның эшен озата бару сыйфатында башкара. Ул һәр атнаның сишәмбе көнендә инвалидларны сораулары белән кабул итә. Моның өчен бары тик алдан 7-19-19 телефоны аша элемтәгә кереп, очрашу вакытын билгеләргә кирәк, чөнки адвокат буларак Рамил Хәлиловичның суд эшендә катнашу вакыты да туры килергә мөмкин.

Әлеге игелекле гамәленә өстәп Рамил Миңнетдинов бу көннәрдә инвалидлар декадасы уңаеннан, физик мөмкинлеге чикле зәйлеләргә ярдәм йөзеннән берничә данә «Зәй офыклары» газетасын 2025 елның беренче яртысы өчен дә яздырды.

"Әтиемнән чыгып беләм, күп вакытын өйдә уздырырга мәҗбүр булган кешеләр укырга хирыс була. Аларда мәгълүматлы булуга ихтыяҗ аеруча көчле. Шуңа да шәһәребезнең физик мөмкинлеге чикле гражданнарына бик теләп район газетасын яздырып бүләк итәргә булдым. "Зәй офыклары"ндагы яхшы хәбәрләр, матур язмалар аларның күңелен күтәрсен", — дип елмайды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев