Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Һөнәр генә түгел, күңел халәте

8 июньдә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу – кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга даими рәвештә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучы изге күңелле һөнәр ияләре көне. Социаль хезмәткәр булу, һөнәрдән бигрәк, күңел халәтедер. 

“Өлкәннәрне тәрбияләү өчен киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр булу кирәк. Безнең социаль хезмәткәребез Алия Зарипова – нәкъ шундыйлардан. Социаль тармакта ике еллап кына эшләсә дә, ул эшенә җаваплы каравы, сабыр, тыйнак булуы белән аерылып тора. Бүгенге көндә Алия Гамировна дүрт өлкән кешене карый. Әби-бабайлар бик канәгать үзеннән, сагынып көтеп алалар”, – ди “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры Людмила Симонова.

Алия – Зәй кызы. Ул балачактан ук ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итү, дәвалау турында хыяллана. Шуңа күрә дә татар гимназия-сен тәмамлагач, Әлмәт медицина училищесын сайлый, биредә шәфкать туташлары бүлеген тәмамлый. Яшь белгеч район үзәк дәваханәсендә, балалар бакчасында эшли. Өченче баласы белән декрет ялында утырганда социаль үзәктә эшләүче әтисе Гамир Зәкиевич кызының өлкәннәргә карата җылы мөнәсәбәтен күреп, кызым, әллә үзәккә эшкә киләсеңме, әби-бабайларны бик яратасың, син бу эшне булдыра аласың, ди. 

Алия әлеге һөнәрне сайлавына үкенми. Аны өч әбисе, бер бабасы көтеп ала. Медицина хезмәткәре буларак, ул аларга психологик яктан да рухи ярдәм күрсәтә. Аларның шатлыгын да, борчуларын да уртаклаша, кирәк икән, табиб та, психолог та, сердәш тә була белә. Өлкәннәр ул килгәч, куанып, моң-зарларын сөйлиләр. 

– Өлкәннәр бит алар кечкенә балалар кебек үзләренә игътибар булганны ярата.  Алар аралашуга мохтаҗ, озак итеп сөйләшеп утырырга кирәк. Әмма үзем тәрбияләгән  әби-бабаларыма карап, мин яшәр өчен көч алам. Аларның бар яхшы сыйфатларын күңелемә салам. Кеше белән эшләү сабырлык сорый. Гомумән, аларга нинди ярдәм кирәк – шуны эшлим. Бу минем эшем түгел дип тормыйм. Ашарларына да пешерәм, өйләрен дә җыештырам, юындырам, кан басымнарын да үлчим, – ди Алия Гамировна.

Йөрәгең кушмаса, күңелең ятмаса, бу эшне башкару бик авырдыр. 

 – Әти-әнигә  рәхмәтлемен: кешеләргә мәрхәмәтле, итагатьле булыгыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, игелек җирдә ятмый ул, дип үстерделәр. Әнием үлгәндә миңа 15 яшь кенә иде. Әтиебез апам белән мине олы тормыш юлына бастырды. Бүгенге көндә яраткан эшемнән тәм табып, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшим, – ди ул.

Эшендә мактаулы хезмәткәр булса, шәхси тормышында Алия – уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни. Ире Марсель Мулланурович “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында мас-тер булып эшли. Гаиләдә өч бала үсә. Диләрә белән Булат татар гимназиясендә белем алалар, ә кечесе Самат “Алтынчәч” балалар бакчасына йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев