Эшмәкәрләребезгә рәхмәт!
“Зәй офыклары” газетасына агымдагы елның икенче яртысы өчен язылу төгәлләнде.
Без язылу кампаниясе барышында “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Әлеге акциягә кушылган зәйлеләр арасында шәһәр мәчетләренә район газетасын күпләп яздыручылар бар. Инде хәбәр иткәнебезчә, эшмәкәрләр Марсель Миңнеханов, Альберт Галимов Иске Зәй һәм шәһәрнең Шанхай бистәсе мәчетләренә газеталар яздырдылар.
Икмәк кабул итү бистәсендәге мәчеткә Зәй элеваторы җитәкчесе Рамил Хәбибрахманов һәм Елена Гайнуллина газеталарны җомга саен килеп торырлык итеп яздырдылар. Елена әле Мирный бистәсе мәчетләренә йөрүчеләр өчен дә район яңалыклары белән танышып тору мөмкинлеген тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев