Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Эшмәкәр Зәй мәчетләренә район газетасын яздырды

Зәебездә мәрхәмәтле гамәлләргә игътибарлы эшмәкәрләр күп. Шундыйларның берсе - Елена Гайнудинова.

Бу көннәрдә ул редакциябезгә килеп район газетасы “Зәй офыклары”н Мирный бистәсе һәм Икмәк кабул итү бистәләрендә урнашкан мәчетләргә яздырды. 

“Районыбыз республикада уңай эшләре, мәсьәләләрнең заманча чилеш юлларын табу, уңган кешеләре белән билгеле. Ә боларның барысы турында да район басмаларында тулы мәгълүмат бирелә. Мәчетләребезгә исә өлкән буын күп йөри, аларның район газеталарын алып укуларын, райондагы эшләрдән хәбәрдар булуларын теләп, газеталарны яздырдым. Укысыннар, мәгълүматлы булсыннар”, - ди эшмәкәр. 

Елена Нургаясовна “Доминант-инфо” оешмасы җитәкчесе, ул мондый изге, мәрхәмәтле гамәлләрдә һәрвакыт актив катнаша.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев