Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Эшмәкәр мәчеткә йөрүчеләр өчен газеталар яздырып бүләк итте

Басма матбугатка игътибарлы булып, аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә уку мөмкинлеге тудыручы районыбыз эшмәкәрләре дә бар.

Шундыйларның берсе Иске Зәй бистәсендә тозлы сыр җитештерү белән шөгыльләнүче Альберт Ләздәт улы Гайнуллин.

Альберт Ләздәтович сөт ризыклары җитештерү юнәлешендә махсуслашкан эшмәкәрлек юнәлеше алып бара. Ул шулай ук төрле хәйрия чараларында да актив катнаша, районыбыз мәчетләренә булышлык итүгә дә өлеш кертә. Бу көннәрдә ул Иске Зәй һәм шәһәрнең Мирный бистәсе мәчетләре өчен 17 данә «Зәй офыклары» газеталары яздырып бүләк итте. Район һәм республика яңалыкларын, тырыш якташларыбыз турындагы язмалар тупланган газеталар 2025 елның беренче яртысы дәвамында әлеге мәчетләргә килеп торачак.

«Альберт әфәнде һәрчак киң күңелле булуы белән билгеле кеше. Ул мәчетебезгә дә еш килә. Ә инде район газеталарын яздырып бүләк ясавы өчен безнең дин йортына килеп намаз укучы өлкән яшьтәге кешеләр аңа бик рәхмәтле. Чөнки газеталар нәкъ менә безгә һәр җомга саен китерелә, намазга килүче өлкәннәр аны бик теләп алып укыйлар», — ди Иске Зәй мәчете имамы Илсур хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев