«Экспресс добра» проекты — Зәйдә
Зәйдә «Экспресс добра» дип исемләнгән мәрхәмәтле гамәлләргә игътибарлыларны берләштерүче үзенчәлекле проект гамәлгә ашырыла. Аның инициаторларының берсе шәһәрдәшебез Алена Мартемьянова.
«Әлеге проектның максаты аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларның тормышын ямьләндерү, алар өчен төрле танып белү экскурсияләре оештыру, кызыклы уен чаралары үткәрү. Кыскасы, балаларның күңелләре боегуга юл куймау», — ди Алена ханым.
Әлеге инициатив төркем «Үзеңә юл» дип аталган үсеш тренингы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә аларның социаль яклауга ихтыяҗ балаларны шатланландыру идеясен «Созидание» хәйрия фонды хуплап алган. Хәзер исә бу төркемнең игелекле гамәлләренә шәһәр, район эшмәкәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре дә кушыла. Күпләрнең булышлыгы нәтиҗәсендә әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар быел җәй көнендә Алабуга, Чаллының истәлекле урыннарында, табигать кочагында булырга, әкият геройлары белән очрашырга өлгергәннәр. Социаль челтәрләрдә балаларны шатландыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелгән комментарийларның шактый булуы, бу төркемнең ихлас эш алып баруы турында сөйли.
«Без балаларны шатландыру өчен ярдәм кулы сузучы „Авторитет“ транспорт оешмасы җитәкчесе Александр Басыровка, эшмәкәрләр Альберт Гайнуллинга, Гөлназ Әсләховага, Алексей Ченцовка, Валерий Алейниковка, Роман Башекинга, Михаил Волошкога, „Благострой“ оешмасы җитәкчесе Максим Сабановка һәм башкаларга бик рәхмәтле», — ди Алена Мартемьянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев