Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Депутат Ринат Фазылов 30 Зәй кешесенә район газеталары яздырды

Ул “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашып, җирле басмаларны яратып укучы физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне сөендерде.

Зәйдә “Татмедиа” АҖнең “Зәй-информ”  филиалы күркәм традицияне дәвам итә,  ярты ел саен районда уздырылучы “Подписка бүләк ит!”  акциясе  социаль ярдәмгә мохтаҗларга  ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу юлы да әлеге инициативаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов актив хуплады.

Ринат Рафаэлевич  2025 елның икенче яртысы өчен “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”  район газеталарын 30 данә физик  мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләк итте. Газеталар социаль яклау  бүлеге хезмәткәрләре, инвалидлар җәмгыяте аша бушлай таратылачак.

Әлеге адресатлар өчен газета яңалыклар чыганагы гына түгел, ә туган як вакыйгаларыннан, райондашлары тормышыннан  хәбәрдар буырга ярдәм итүче “дөнья тәрәзәсе” дә. 

Ринат Фазылов депутат булуы өстенә “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте координаторы да, шулай ук Татарстанда Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе. Ул социаль проектларда актив катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга  һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм итә. Соңгы елда район газеталарын социаль яклауга мохтаҗларга яздыруда да катнашып килә. 

“Подписка бүләк ит!” акциясе дәвам итә, теләгән һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен “Зәй-информ”  редакциясенә 7-47-47 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев