Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Депутат күпләп район газеталарына язылу бүләк итте

Эш - гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе, моңа киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле.

Башкаларга риясыз булышуны хәйриячелек дип атыйлар. Районыбызда әлеге игелекле гамәлләр кылучылар арасында социаль авыр хәлдәгеләргә матбугат чараларын яздырып бүләк итү традициясе дә барлыкка килде. Бу игелекле эшне беренче чиратта депутатларыбыз күтәреп алды. Бү көннәрдә генә ТР Дәүләт Советы депутаты, “СМП-Нефтегаз” АҖ генераль директоры Рияз Комаров район газеталары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”ны 100 данә яздырып ялгыз яшәүче, социаль авыр хәлдәге өлкәннәргә бүләк итте  һәм махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклаучыларга җибәрү өчен яздырды. 

Шунысы мөһим, әлеге ярдәм чарасы бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми торган  бүләк. Ярты ел буе атна саен район газетасы төбәк хәбәрләрен, район кешеләренең матур эшләрен искәртеп, газета яздыручының яхшылыгын, матур гамәлен искә төшереп тора.

Әйе, даими үскән бәяләр вакытлы матбугат чараларын да кыйммәтләндерде. Ярты елга меңнән артык  сумга бер газетага язылу  кемгәдер авырга туры килә. Ә укырга барыбыз да яратабыз. Бигрәк тә өлкән буын газетадан  башка яшәргә күнекмәгән, алар почта килгәнне көтеп ала һәм район газетасын беренче хәрефеннән актыккысына кадәр игътибар белән укый.

- Газетага, бигрәк тә район газетасына бик күп бурычлар йөкләнә: кешеләргә дөрес һәм оператив мәгълүмат җиткерү, туган ягыбыз елъязмасын булдыру, дәүләт, республика, район җитәкчелеге сәясәтен аңлату, яңалыклар белән таныштыру, хокук һәм бурычларыбыз турында сөйләү һ.б. Болар барысы да кешеләргә бик кирәк. Шуңа да газеталарны мөмкин кадәр күбрәк зәйленең алып укый алу мөмкинлеген тудыра алуга  шат. Укысыннар, мәгълүматлы булсыннар, - ди Рияз Фоат улы. 

Ә ялгыз яшәүче өлкән буын кешеләре депутаттан даими килүче бу бүләкне белеп, көтеп тора. Газеталарны өлкәннәргә өйләргә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр атна саен китереп бирә. Редакциягә әлеге өлкәннәрдән  килүче кайтавазлар аша без район басмаларының алар өчен никадәр мөһим булуын белеп торабыз. Шулай ук, хәрби зонадагы егетләр дә гуманитар йөк белән бергә үзләренә килүче район газеталарындагы яңалыкларның алар өчен никадәр кадерле булуын әйтәләр, чөнки басма матбугат чарасындагы һәр хәреф туган як җылысын җиткерә аларга. 

Бу көннәрдә генә Сарсаз-Баграж авылында өйдә социаль хезмәтләр алучы Татьяна Николаева белән аралашып, аның “Зәй офыклары” газетасын депутаттан бүләк буларак кабул итүен белдек.

“Гомер буе районыбыздагы хәлләрне район газетасыннан укып танышып бардым, хәзер менә газетага язылу кыйммәтләнү сәбәпле, үзем языла алмыйм, ә депутатыбыздан бүләк буларак атна саен социаль хезмәткәрем алып килүче газетаны көтеп алып, рәхәтләнеп укыйм. Рәхмәт, без өлкәннәргә юаныч биргән өчен”, - ди 80 яшен тутырып килүче Татьяна Васильевна. 

Гомумән, газеталарны бүләк буларак алучылар һәрчак рәхмәтле хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев