Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Депутат 30 физик мөмкинлеге чикле зәйлегә газеталар яздырды

Зәйдә “Подписка бүләк ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Ул район басмаларын социаль яклауга мохтаҗларга яздыруны күз уңында тота.

Бу юлы социаль якланмаган гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов шәхсән хуплады.

Аның булышлыгы белән 2026 елның беренче яртыеллыгында Зәй районының физик мөмкинлекләре чикләнгән 30 кешесе “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”  газеталарының яңа номерларын бушлай алачак.

Бу кешеләр өчен газета — яңалыклар белән танышып бару, туган төбәктә алып барылучы эшләрдән хәбәрдар булу, якташлар турындагы язмаларны укып кинәнү чыганагы.

"Мондый акцияләр – без игътибар бирергә тиешле кешеләрне онытмауга  мөһим ишарә. Кемгәдер газета уку мөмкинлеге вак-төяк булып тоелырга мөмкин, әмма чынлыкта бу көнкүрешне матурларга һәм үзеңне тормыштан аерылган итеп хис итмәскә ярдәм итә торган тулы бер дөнья”, — дип билгеләде Ринат Рафаэлевич.

“Подписка бүләк ит!" акциясе дәвам итә, анда теләгән һәркем катнашып, бүләк ясарга теләгән кешеләрен сөендерә ала.  Моның өчен “Зәй-информ”  редакциясенә 7-47-47 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев