Чыбыклылар бер елга 182 маскировка челтәре үрде
9 сентябрьдә Чыбыклы авылы мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел тулды.
Әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаган хатын-кызлар алынды. Эш башланганнан бирле биредә 182 маскировка челтәре үрелгән.
— Безнең бурыч — хәрбиләребезгә терәк булу, егетләребез безнең аларны аналарча кайгыртуыбызны тоярга тиеш. Без аларның барысының да туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез, челтәрләрне дә шушы теләкләрне теләп, догалар укып үрәбез, — ди волонтер хатын-кызлар.
Челтәрләрне үрү процессы гади генә түгел, ә күп вакыт һәм көч таләп итә. Ләкин аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә үрелгән челтәрләр саны артканнан-арта бара.
Чыбыклыда маскировка челтәре үрергә 20ләп хатын-кыз йөри. Эшне ике сменада алып баралар, җәй көне кызу эш вакытында бер сменада челтәр үргәннәр. Челтәр эченә хәрбиләр өчен кирәкле әйберләрне күчтәнәч итеп төрәләр. Изге эш башкаручыларның күпчелеге – лаеклы ялдагы апалар. Араларында иң өлкәне – 80 яшьлек Наҗия апа Зарипова, Тәсбирә апа Баһаутдинова.
Алгы сызыктагы хәрбиләр өчен маскировка челтәре - бронежилет һәм каска кебек үк мөһим әйберләрнең берсе. Безнең зәйлеләр үргән маскировка челтәрләре сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә аларга заказлар да бик күп.
“Һәр маскировка челтәре кемнең дә булса гомерен коткара. Җиңү яуланганчы үрәчәкбез” – ди волонтерлар.
фото Чыбыклы җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев