Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Чыбыклы мәктәбе укучылары: «Җиңү өчен берләштек»

Укучылар хәрбиләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый.

Чыбыклы мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый. Окоп шәмнәре өчен парафин белән авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин тәэмин итә, банкаларны мәктәп коллективы авыл халкы белән бергәләшеп җыялар, ә укучылар хезмәт дәресләрендә һәм буш вакытларында окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль.

Әгәр элек кукуруз яки шуның ишедән бушаган калай савытлар чүпкә ыргытылса, хәзер һәр банканы кадерләп җыеп, окоп шәмнәре ясаучыларга китерәләр.

Һәр банканы чистартып, кырларын тигезләп, укучыларга шәм тутырыр өчен әзерләп бирәләр. Мәктәп коллективы узган көздә әлеге эшкә алынган. Бүгенге көнгә 200дән артык  окоп шәме ясап җибәргәннәр.

–Хезмәт дәресләрендә, дәресләрдән соң укучыларыбыз бик теләп хәрби абыйларына окоп шәмнәре ясарга алыналар. Бу укучылар кулыннан килә торган эш. Бар коллективыбыз белән башкарабыз әлеге эшне. VI-VIII сыйныф укучылары картон кисеп, аны банкаларга тутыра. Бу эшне алар укытучыларыбыз Мөнзилә Мурзина, Гүзәлия Шәрәфиева җитәкчелегендә башкара. Өлкән сыйныф укучылары яшьармиячеләр җитәкчесе Мөнирә Мөхәммәдиева белән парафинны эретеп, банкаларга тутыралар. Бу эшләр – мәктәп, мәдәният йорты, авыл җирлегенең бердәм эшчәнлеге, – ди мәктәп директоры Җәмилә Мөхәммәтҗанова.

Башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмый:  хәрби абыйларына, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар  язалар. Хатларны Зәйдән китүче гуманитар ярдәм аша да җибәрәләр, авыл клубында маскировка челтәрләре үрүчеләргә сетка эченә төрү өчен дә алып киләләр.

«Бар теләгебез — хәрби абыйларыбыз җиңү белән туган якларга кайтсыннар. Бу окоп шәмнәре аларны җылытсын, туган якта аларны көтүләрен белдерсен. Без окоп шәмнәрен ясаганда шул теләкләрне телибез», – ди укучылар.

Ә хәрбиләр укучыларга изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре юллый. Шушы эшкә алынуыгыз өчен рәхмәт, окоп шәмнәре ярдәмендә без җылынабыз, блиндажлар һәм окопларда ризыгыбызны җылытып ашыйбыз, шушы утлар безгә сезнең җылыгызны тоярга ярдәм итә, ди алар видеомөрәҗәгатьләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев