Чыбыклы мәктәбе яшьармиячеләре улы махсус хәрби операциядә катнашучы апага кар көрәргә булышты
Чыбыклы мәктәбе укучылары улы махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә ярдәм күрсәттеләр.
Быелгы кышта кар мулдан ява. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә өй тирәсен кардан чистарту авыр.
Бу көннәрдә Чыбыклы мәктәбенең яшьармиячеләре Әлфия апа Идрисовага өй тирәсендәге карны чистартырга булышты.
Эшне бетергәннән соң, укучылар Әлфия апа белән аралашты, аңа теләктәшлек сүзләрен җиткерде.
Әлфия апа шундый зур ярдәмнәре өчен укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Ул укучылар белән очрашуга чын күңелдән шатлануын белдерде.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев